Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр Сабантуйда ГТО нормаларын тапшырдылар (фото)

Быелгы Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге: «Президент белән бергә» республика хәрәкәтенең җирле активист­лары «Спортны яратучы Яшел Үзән» махсус мәйданчыгы куйган иде.

Әлеге мәйданчыкта теләүчеләргә Оборона һәм хезмәткә әзер (ГТО) нормаларын тапшыру мөмкинлеге бирелде. Ягъни ял да итәсең, көчеңне дә сынап карыйсың. Бу мәйданчык шәһәр халкын гына түгел, килгән мәртәбәле кунакларны җәлеп итте. Норманы иң беренчеләрдән булып район башлыгы Александр Тыгин үзе тапшырды. Аның үрнәгендә ГТО тапшыручылар бик күп булып, 300 кешегә грамоталар һәм призлар бирелде. Активистлар хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвешенә һәм халыкны спортка җәлеп итүгә зур игътибар бирәләр. Татарстан бүген - Россиянең спорт башкаласы ул. Монда спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлек һәм инфраструктура бар. Республикада быел җәен су спорты буенча, ә 2018 елда футбол буенча дөнья Чемпионаты уздырылуы шуның ачык мисалы булып тора.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X