Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр игътибарына

Гражданнарның чит илләрдәге активларын һәм счетларын ирекле декларацияләү (белгертү) программасы 2015 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.

Физик затларга банкларда активларын һәм счетларын дикларацияләү 2015 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә (08.06.2015 №140-ФЗ Федераль законы). Бу, ел азагына кадәр гариза язучылар үзләренең милекләрен (күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, чит илдәге компанияләре, банк счетлары), шулай ук номинал (кәгазьдә генә язылган) ияләр аркылы контрольдә тотылучы милекләре өчен салым түләргә тиешлекләре турында белдерә алачаклар, дигән сүз.

Ирекле декларацияләү законының максаты - физик затларның милекләренең һәм капиталларының сакланышына гарантияле хокук бирү, гражданнарның милеккә бәйле ихтияҗларын яклау (Россиядән читтәгеләрен дә), шулай ук налог һәм җыемнарны түләү буенча бурычларын намуслы башкару өчен стимул булдыру.

Закон декларантларга түбәндәге гарантияләрне бирә:

*Россиянең Федераль налог хезмәте органнарына игълан ителгән мәгълүматны (салым серен) саклау һәм аны декларант рөхсәтеннән башка бүтән дәүләт органнарына бирмәү;

*Игълан ителгән мәгълүматны, 2015 елның 1 январына кадәр булган хокук бозу фактларына дәлил итеп кулланмау;

*2015 елның 1 январына кадәр хокук бозып тупланган капитал өчен салым, административ һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итү;

*Милекне номиналдан (кәгазьдә генә теркәлгән, ә чынлыкта булмаган зат) факттагы иясенә күчергәндә салым белән бәйле җәзалардан азат итү мөмкинлекләрен булдыру.

Декларацияне салым органнарына кәгазьдә шәхсән үзегез яки вәкаләтле вәкилегез аркылы бирә аласыз. Декларациянең махсус формасы кулдан тутырыла, яки принтерда бастырыла. Шулай ук декларациянең басма формасын Россиянең Федераль налог хезмәте сайтында программа ярдәмендә (4.41 версия 3 үзгәртү) әзерләргә була.

Физик затлар махсус декларацияне турыдан-туры Мәскәү шәһәре, Рахмановский тыкрыгы, 4 йорт, 1 корылма (г.Москва, Рахмановский пер., д.4, стр.1) адресына тапшырырга хокуклы. Яисә, яшәү урынына караган салым органнарына тапшыра аласыз. Уңайлы булсын өчен "Онлайн запись на прием в инспекцию" хезмәтен кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X