Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр хәйрия акциясендә катнаша ала

Кан тапшырып, авыру балаларга син дә булыш! Һәркайсыбызның тормышында төрле вакытлар булырга мөмкин. Кемгәдер ярдәм кулы сузарга теләгән чаклар да була. Әмма күп вакыт без кая барырга, нәрсә эшләргә белмичә аптырап калабыз. Безнең шәһәрдә яшәүчеләр озакламый онкология авырулы балалар өчен кан тапшыру буенча хәйрия акциясендә катнаша ала.

Инвалид балаларга ярдәм күрсәтү "Нур" хәйрия фонды " ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге" ГАУЗ белән бергә 7 августта 8 сәгать 30 минуттан 13 сәгатькә кадәр Горький исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы дәваханәләре балалары-пациентлары өчен кан тапшыру буенча "Йөрәге тибәчәк" дигән акция уздыра. Гоголь урамындагы Җәмигъ мәчете барлык донорлар өчен чәй табыны әзерли.

Әлеге хәйрия акциясендә катнашырга, дәваханәләр палаталарында донор каны көтеп тилмереп яткан авыру балаларга ярдәм итәргә теләүчеләрне чакырабыз. Кан тапшырып, сез авыру балаларны үлем тырнагыннан коткарып калачаксыз!

Барчагызны да көтеп калабыз! Донор булыгыз! Кан тапшырыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев