Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр фотобәйгедә үз районын күтәрә ала. Син дә кушыл!

12 июль Россия­дә фотограф көне - профессиональ фотографлар җыелып фикер алыша, эш тәҗрибәсе белән уртак­лаша, фотокүргәзмәләр оештыра.

Сүз уңаеннан, Татарстанда Visit Tatarstan фотобәйгесе старт алды. Ул туристик объектларны популярлаштыру һәм республиканың шәһәр, авылларына туристлар агымын үстерүне күздә тотылып үткәрелә.

Бәйгене ТР туризм буенча дәүләт комитеты 3 июльдән 16 сентябрьгә кадәр өч номинациядә уздыра - «Архитектура истәлекле урыннары», «Авыл, йә булмаса шәһәрдә селфи ясар өчен истәлекле урын» һәм «Пейзаж». Җиңүчеләргә 20 сентябрьдә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Бәйгедә катнашыр өчен фотоларны Instaqram, «В Контакте» һәм Facebook челтәрләренә Visit Tatarstan хештегы белән язып җибәрергә кирәк. Йә булмаса, pr.tourism@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Татарстанның турис­тик объектларында күргәзмә оештырылачак.
Дуслар, сез дә бу бәйгедән читтә калмагыз. Матур-матур фотоларыгызны югарыда күрсәтелгән адресларга юллагыз. Истәлекле урыннар безнең район җирлегендә дә җитәрлек бит.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев