Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр өчен субсидия турында мәгълүмат – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясендә

Агымдагы елның 29 июнендә Торак кодексына, субсидияләр түләү өлешенә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, халык арасында аңлашылмаучылыклар булырга мөмкин. Кемдер аңлашып та тормыйча социаль яклау бүлегенә ашыгыр, кемдер имеш-мимешкә генә ышаныр. Менә шуларны аңлату өчен без Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нуриевага мөрәҗәгать иттек. -Субсидияләр түләүдәге үзгәрешләр федераль ташламага ия...

Агымдагы елның 29 июнендә Торак кодексына, субсидияләр түләү өлешенә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, халык арасында аңлашылмаучылыклар булырга мөмкин. Кемдер аңлашып та тормыйча социаль яклау бүлегенә ашыгыр, кемдер имеш-мимешкә генә ышаныр. Менә шуларны аңлату өчен без Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нуриевага мөрәҗәгать иттек.

-Субсидияләр түләүдәге үзгәрешләр федераль ташламага ия булган инвалидларга, техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә кагыла, - диде Гүзәлия Нуриева. -Хәзер законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә субсидия аларга коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен исәпләү приборлары күрсәткечләре буенча нормативлардан чыгып түләнә. Исәпләү приборлары булмаса, куллану нормативлары буенча исәпләнә. Элек, белгәнегезчә, ташлама торак-коммуналь хезмәтләр өчен факттагы исәпләүләрнең 50 процентын тәшкил итә иде. Әлбәттә, бу закон беренче чиратта зур фатирларда коммуналь хезмәтләр өчен нормативлардан арттырып түләүчеләргә кагылачак.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе аңлатуынча, норма федераль власть органы тарафыннан кертелсә дә, Татарстан Республикасында бу законны этаплап гамәлгә ашыру турында карар кылынган. Ягъни субсидия-ташлама күләме әкренләп киметеләчәк. Шушы законга эләгүче гражданнарның ташламасы кимү агымдагы елның октябрендә 300 сумнан артмаска тиеш. Ноябрьдә - 500 сумнан.

20 мең сумга кадәр табышлы гражданнар өчен "Адреслы шартларда социаль яклау чаралары күрсәтүгә күчүгә бәйле рәвештә шәхси чыгымнар үсешен җайга салуга компенсация" 6 айга кадәр гамәлгә ашырыла, ягъни 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31мартына кадәр.

Компенсациянең күләме субсидия-ташлама киметелгән суммага һәм ташлама алучының айлык уртача табышына бәйле . Әгәр дә аның табышы 10 мең сумнан артмый икән, ташлама 25 процентка гына кими, 15001сумнан 20 мең сумга кадәр табышы булганнарның - 75 процентка.

Компенсация түбәндәге формула буенча исәпләнә:

К=П*(100%-М )-Л

П-куллану нормативлары чикләнмәгән социаль яклау күләме;

Л-куллану нормативлары чикләрендә социаль яклау чарасы күләме;

М-максималь шәхси табыш үсеше проценты

Шуны әйтергә кирәк, законнарның субсидияләргә кагылышлы өлешендә 2005 елдан бирле бернинди дә үзгәреш булмаган. Бу үзгәрешне заман таләбе буларак та кабул итәргә кирәк, алар кимүгә таба булса да.

Югарыда әйтелгән категориядәге гражданнар субсидия-ташламаларны үзгәртү-үзгәртмәүгә кагылышлы сорауларга җавапны октябрь ае өчен килгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияләрдә бирелгән мәгълүмат аша таба алачак. Анда барысы да җентекләп аңлатылган: әйтик, ташлама алучыга социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәкме-юкмы? Ташламасы ничә сумга үзгәрәчәк, аның күләме һәм нормативлары нинди. Шулай итеп, ташламага ия булучы үзенә тиешле булган шәхси мәгълүматны бары килгән квитанция аша ачыклый ала. Квитанцияләрдә субсидиясенә үзгәреш кертелмәгән инвалидларга да мәгълүмат бар. Димәк, бу айда килгән квитанцияләрне игътибар белән укырга кирәк булачак. Ә инде бу сорау белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкме-юкмы - андый информация дә шул квитанциядә күрсәтелгән.

-Законнардагы үзгәрешләр республикада яшәүчеләрнең күбесенең мәнфәгатенә кагылганга күрә халыкның ташламага ия булган категориясенә аерым хәбәр итү максатыннан чыгып, октябрьдә килүче счет-фактураларда яңалык кагылучы гражданнар гына түгел, бу үзгәреш кагылмаганнарга да мәгълүмат биреләчәк, - дип искәртә Гүзәлия Нуриева. - Табышы 20 мең сумнан арткан гражданнарның, законнардагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә компенсациягә хокукы булмаячак. Ташламага ия булган башка категориядәге гражданнар компенсация алу өчен социаль яклау бүлегенә график буенча, квитанциядә күрсәтелгәнчә, график буенча чакыртылачак.

Шуны да тагын кабатлап әйтергә кирәк, әгәр дә сез фактта кулланган коммуналь хезмәтләр нормативтан артмый икән, субсидия- ташлама да үзгәрешсез кала дигән сүз. Кыскасы, әлегә ташламага ия булган гражданнарның төп мәгълүмат чыганагы - октябрь аенда килгән счет-фактура.

Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев