Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле Рәшит Сабировның юбилее үтте

Шушы көннәрдә якташыбыз, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остазы Рәшит Сабиров юбилеен Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында билгеләп узды. Рәшит Сабиров... Аның исемен әйтү белән күз алдына сәхнәдә басып торган төз гәүдәле, аһәңле тавышлы, үзеннән затлылык бөркелеп торган артист килеп баса. Җитди классик репертуар булсынмы, юмор сөйләсенме, ул барысын да...

Шушы көннәрдә якташыбыз, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остазы Рәшит Сабиров юбилеен Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында билгеләп узды.

Рәшит Сабиров... Аның исемен әйтү белән күз алдына сәхнәдә басып торган төз гәүдәле, аһәңле тавышлы, үзеннән затлылык бөркелеп торган артист килеп баса. Җитди классик репертуар булсынмы, юмор сөйләсенме, ул барысын да бертигез осталык белән башкара. Бүгенге көндә күп кенә алып баручыларның сөйләмен тыңлагач ни еларга, ни көлергә белмәссең. Юморлары итәк астыннан ерак китмәгән нәфис сүз осталары белән якташыбызны чагыштыру мөмкин түгел. Кабатланмас тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән аерылып, татар сәнгатендә төпле урынын алып торучы Рәшит абыйны зурлап сәхнәдәш дуслары, якташлары, авылдашлары, иҗатына гашыйк тамашачылар җыелды.

Рәшит Хафизовичны котларга күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде. Олы хезмәтен бәяләп Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Тулырак язманы газетабызның соңгы саныннан укый аласыз. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев