Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле Богаченкога 12 ел төрмә яный

Быел Саклык банкыннан 68 млн сум акча талап качкан Игорь Богаченкога 12 ел төрмә яный. Бу турыда ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаять эшләрен ачыклау идарәсе начальнигы Павел Серов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Богаченко тикшерү эшләренә булышлык итми һәм үзен оятсызларча тота.

Бүгенге көндә полиция 68 млн сумның 12 млн ын таба алмый. Тикшерүчеләр аны Богаченкода да дип уйлый. Әмма ул аны полиция хезмәткәрләре алды, дип бара. Серов сүзләренә караганда, Богаченкога изоляторда җинаятьчелләр басым ясарга тырыша, шуңа күрә акчаны полиция алды, дигән булып, ул шул рәвешле үзен яклый.

Хәбәр Kazan First агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X