Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә гольфстрим

Моношәһәр статусы районга 10 миллиард сум җәлеп итә ала.

Яшел Үзәннең яңа статусы бар. Моношәһәр. Бу ни дигән сүз? Ул анда яшәүчеләргә нәрсә бирер. Бу хакта без бүген район башлыгы Александр Тыгин белән сөйләшәбез.
- Александр Васильевич, бүген Россиядә 319 моношәһәр исәпләнә, бу исемлеккә хәзер Яшел Үзән дә өстәлде. Катлаулы социаль-икътисади хәлебез белән без беренче категориягә эләктек. Тик хыялланган бу исемлеккә эләгү өчен төп дәлил нәрсә булды?
- Безнең очракта күппрофильлелек дәүләт оборона заказы белән билгеләнә. Ни өчен Яшел Үзән һәрвакытта да үзенчәлекле шәһәр булды? Монда һәр чорда да ил өчен яңа хәрби-сәнәгать комплексы эшчәнлеге алып барылды. Яңа кораллар, яңа корабльләр. Советлар Союзы өчен хәрби-сәнәгать комплексы нәрсә булганлыгын исегезгә төшерегез. Алгарышны гәүдәләндерде. Бездә үзенең профессиональ кадрлары белән проект бюросы, ике оборона заводы бар. Тик вакыт үзгәрде, хәрби-сәнәгать комплексына ихтыяҗ икенче планга күчте. Шунлыктан яңа эшчәнлек югалды, ә элеккегеләре артка өстери башлады. Бервакыт Яшел Үзән республиканың хәтәр сегментына әверелде, бу күппрофильлелекнең принцибы булып тора да.
Яңа төр эшчәнлекне оештырмыйча бер адым да алга китеш булмаячак. Бәлки югары технологияләр өлкәсеннән булыр? 3D-принтердан чыгарылган суыткыч, әллә пилотсыз корабльме?
Фантастика чигендә булса да, вакытны уздырып уйлыйбыз!
- Тик хәзер хәл кинәт үзгәрде, оборона предприятиеләренә янә ихтыяҗ зур...
- Республикада, шул исәптән Яшел Үзәндә дә, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә җимерелгәндә, саклап калынуы әйбәт. Әйе, ихтыяҗ барлыкка килде, әмма акча моның белән артмады, оборона заказлары икеләтә (сумнарда) кими. Шулай ук финанслау әлегә булмады. Ә 100 мең кешелек шәһәр бер чыганакка - дәүләт бюджетына гына бәйле була алмый. Федераль үзәктән җитди ярдәм булмыйча, хәлне үзгәртү авыр. Шуңа да Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов яңа юнәлешләргә басым ясады, Моношәһәрләр үсеше фонды белән хезмәттәшлек итеп, зур эш башкарылды. Проектларның беренче әйләнеше дә - Татарстанда моношәһәрләр хәлен тотрыкландыру. Монда Яшел Үзән белән Яр Чаллы шәһәрләре эләкте.
- Без заявканы 2015 елда ук биргән идек, тик ул чакта нидер барып чыкмады.
- Моношәһәрләр фонды моны эшчәнлек төренә бәйләп туры килмәве белән аңлатты. Җитештерүгә күбрәк басым ясарга тәкъдим ителде, ә без «Яңа Тура» технополисын, сәүдә мәйданын үстерүне күздә тоткан идек. Хәзер Яшел Үзәнгә туры килә торган нәкъ менә җитештерүне финанслау планда тора. Оптимальлелеге «Стартегия-2030» белән дә билгеләнгән. Модульләр буенча Мәскәүдә Сколково мәйданчыгында укулар үткәрелде.
- Финанслауның алгоритмы нинди?
- Хөкүмәт ярдәм итүнең турыдан-туры ресурсларын керткәч, безнең бурыч - федераль үзәкне яңа икътисадны һәм шәһәр мохитен параллель финанслау кирәклегенә инандыру. Су һәм җылылык челтәренең тузуы, юл хуҗалыгы, спорт мәйданчыклары, яңа мәктәп, балалар бакчасы җитмәве, ишегалларын төзекләндерү - Яшел Үзән өчен төп, беренче мәсьәлә булып тора.
- Александр Васильевич, сез шәһәр мохите дигән сүзтезмәне кулландыгыз. Моношәһәр шартларында ул нинди яңа эчтәлек белән тулыландырылачак?
- Сез соравыгызда «яңа» сүзен кулландыгыз. Заманча икътисади теория - урбанистика аңлатуынча, әгәр дә шәһәр яңа төр хезмәт тудырмый икән, ул үлә, җәлеп итү шартларына туры килми. Ә яңалык шәһәр мохитендә генә туарга мөмкин. Яңа төр эшчәнлек халыкның керемен арттырырга, социаль инфраструктураны яхшыртырга сәләтле.
Татьяна Витовская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев