Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнгә гаилә мәктәбе кирәк

2013 елдан бирле июль аенда «Миңа тормыш бүләк ит!» лозунгы астында акция уза. Аның инициаторы - РФ премьер-министры хатыны Светлана Медведева.

Әлеге атналык кысасында Яшел Үзән район үзәк дәваханәсендә дә түгәрәк өстәл оештырылды. Ул четерекле проблемаларның берсе - «Абортлар профилактикасы» темасына багышланды. Бу чарада медицина хезмәткәрләреннән тыш журналистлар, дин әһелләре, ЗАГС җитәкчесе, күп бала тәрбияләүче әниләр катнашты. Гомер-гомергә кешелекне борчыган мәсьәлә уртага салып каралды, фикерләр тыңланды.

- Мин, әлбәттә, абортларга каршы, - диде 4 бала әнисе Валентина Котельникова. - Әмма тормыш булгач, төрле хәлләр чыгарга мөмкин. Проблеманы шул яктан да карарга кирәк. Яшүсмерләр һәм ата-аналар белән эш формасын эзләргә, гаилә тәрбиясе культурасын үстерергә кирәк.

2013 елдан башлап абортка җыенган хатын-кызлар башта психологта консультациядә булырга тиеш дигән әмер үз көченә кертелгән. Медиклар хатын-кызларны бу адымга этәрүче сәбәпләрне дә атарга тырышты. Әйтик, хатын-кызларның грамотасызлыгы, кредит, ипотека, ир-егетләрнең ышанычсызлыгы һәм башкалар.

- Хатын-кызларны гаилә тормышына алдан әзерләргә кирәк, - дип үз фикерен җиткерә 5 бала әнисе Гөлсем Сәфәрханова. - Чын-чынлап ярдәм итә алыр­лык гаилә мәктәбе булдырырга иде. Мин күпмедер вакыт 5нче гимназиядә гаилә тәрбиясе дәресләре уздырдым. Балалар бу тема белән бик кызыксына. Ата- ана белән бала арасында тыгыз элемтә булырга тиеш. Мин шәһәрдә яшь ата-аналар өчен гаилә мәктәбе оештырырга тәкъдим итәм. Без - күп балалы әниләр үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, гармония булырга тиеш.

- Гаиләдә баланы алдан планлаштырып табу бик мөһим, - дип аңлата үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Елена Тверскова. - Мине бигрәк тә яшүсмерләр борчый. Статистика әйбәт түгел. 15 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмер кызлар абортлар турында үз яшьтәшләреннән генә ишетеп белә. 3 проценты медицина хезмәткәрләреннән, 10 проценты - ата-аналардан. Бу бик начар. 36 процент очракта ата-аналар балаларының абортка баруын белмичә дә кала. Боларга нигезләнеп шуны әйтергә була: гаиләдә ата-аналар балалары белән бу темага бөтенләй сөйләшми. Алар өчен иң мөһиме - ашатырга һәм киендерергә. Шуңа күрә мин гаилә мәктәбе булдыру тәкъдименә кушылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев