Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнебезнеке ул – Фаил Шәфигуллин

Исән булса, быел якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Якташ булуга карамастан, оятыма каршы, мин аның әсәрләренең берсен дә укыганым юк. Менә аның турында газеталар искә төшергәч, авыл китапханәсенә барып, аның китапларын алдым. "Әдипләребез" дигән китаптан аның турында бик күп кызыклы әйберләр белдем. Кайда тууын, кайчан иҗат...

Исән булса, быел якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Якташ булуга карамастан, оятыма каршы, мин аның әсәрләренең берсен дә укыганым юк. Менә аның турында газеталар искә төшергәч, авыл китапханәсенә барып, аның китапларын алдым. "Әдипләребез" дигән китаптан аның турында бик күп кызыклы әйберләр белдем. Кайда тууын, кайчан иҗат итә башлаганнары - барысы да бар. Менә шундый белешмәләрнең берсендә Казахстан далаларында чирәм җир күтәрүен һәм тракторчы булып эшләве турында юллар бар.

Фаил Шәфигуллин 1958-59 елларда безнең авыл егетләре Равил Яруллин, Динар Гаязов Казаннан ерак түгел Биектау районына кергән Чебокса дигән авылда тракторчылар әзерли торган һөнәр мәктәбендә укыган. Динар абый хәзер дә исән-сау. Ул Фаил турында истәлекләре белән уртаклашты.

Алар өчәү шул авылда бер әбидә квартирда торган. Фаил Шәфигуллин ул вакытта ук иҗат белән шөгыльләнгән. Динар абый сөйләвенчә, Фаил өйдәшләренә үз язганнарын шунда ук укый торган булган.

Бик күп еллар узгач, алар безнең авыл клубында очраша. "Ашыкты. Чәй эчәргә өйгә чакырган идем, кермәде. Әмма минем хәлләрне бик сорашты",- дип искә ала Динар бай Фаил Шәфигуллинны.

Шулай бервакыт безнең авыл клубына Хәмдүнә Тимергалиева бригадасы концерт белән килде. Аның белән язучылар да бар иде. Ул вакытта Фаил инде мәрхүм иде. Язучылар арасында Фаилнең хатыны Эльмира Шәрифуллина да бар иде. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар, Фаил турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Фаил Шәфигуллин - районыбызның күренекле кешесе, аның турында истәлекләр югалмасын, тарихка кереп калсын иде.

Шамил Гайнуллин.

Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X