Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә гаепләнүче Одинаев суд карарын көтә

Прокуратура 38 яшьлек Рөстәм Одинаевка карата кузгатылган җинаять эшен Яшел Үзән судына тапшырды, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствасының матбугат хезмәте.

2014 елның ноябрендә Одинаев исерек килеш руль артына утырган. Ул Осиново бистәсендә Юбилейная урамыннан Мир урамына таба хәрәкәт итә торган булган. Борылышта машина белән идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. Бу вакытта машинада ике пассажир да булган. Аның берсе бик күп тән җәрәхәтләре алган. Одинаев үзенең гаебен таныган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев