Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә җылы су вакытында бирелә алырмы

Быел җылы су челтәрен төзекләндерү графикта каралган вакытта тәмамланачак. Яшел Үзәннең "Мирный" бистәсендә кайнар су - 18 июньдә, ә шәһәрнең калган өлешендә иртәрәк - 9 июнь көнне биреләчәк. Бу шатлыклы хәбәрне Яшел Үзән муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты башлыгы Олег Анисимов журналистлар белән очрашуда җиткерде. Сүз белән генә чикләнмичә, ул...

Быел җылы су челтәрен төзекләндерү графикта каралган вакытта тәмамланачак. Яшел Үзәннең "Мирный" бистәсендә кайнар су - 18 июньдә, ә шәһәрнең калган өлешендә иртәрәк - 9 июнь көнне биреләчәк.

Бу шатлыклы хәбәрне Яшел Үзән муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты башлыгы Олег Анисимов журналистлар белән очрашуда җиткерде. Сүз белән генә чикләнмичә, ул журналистларны "Мирный" бистәсендә урнашкан җылылык челтәре предприятиесендә барган төзекләндерү эшләре белән дә таныштырды. Энергия районы җитәкчесе Хамиз Хәмидуллин әйтүенчә, биредәге иң зур казанны капитал төзекләндерү һәм җәмгысы 2,7 чакырым озынлыкта трасса торбаларын яңага алыштыру предприятиенең быел каралган төп эшләре булып тора. Күренеп тора, эшләр яхшы оештырылган, җылы су бирү тоткарланмас кебек. Шулай да, узган елгы газ бирүдәге өзеклекне истә тотып, департамент башлыгына, андый өзеклек кабатланмас микән, дигән сорау да бирелде.

- Әйеузган җәй газга түләнмәгән бурычыбыз зур булу сәбәпле, энергия хуҗалары ике ай ягулыксыз тоттылар безне. Казаннарны коры тотарга мәҗбүр булдык.Кызганычка каршы, быел да бурыч зур - 95 миллион сумга җитте ул. Әмма район башлыгы Александр Васильевич ТР икътисад министрлыгы һәм "Таттрансгаз" оешмасы белән сөйләшүләр алып барып, бу бурычны реструктуризацияләү турында килешүгә иреште.

Шулай итеп, шәһәр халкы кыен хәлдә калмас дигән өмет бар. Әйтергә кирәк, кыенлыклар менә шул кайнар су, җылылык һәм газ өчен түләмәүчеләр аркасында барлыкка килә. Департамент башлыгы әйтүенчә, Яшел Үзән районында барлыгы, торак-коммунал хезмәт күрсәтүләрөчен түләнмәгәннәрен дә кертеп, бурыч 229 миллион 49 мең сум җыелган. Мондый тискәре күрсәткеч районны бизәми, әлбәттә.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев