Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Язгы каникул” һәм “Бала – төп пассажир” акцияләре бара

Агымдагы елның 22 мартыннан 31 мартка кадәр дәүләт автоинспекциясе "Язгы каникул" дигән профилактика чарасы уздыра. Максаты - юл-транспорт фаҗигаләрен киметү. Ә 17сеннән 21 мартка кадәр "Бала - төп пассажир" дигән акция бара. Аның кысасында ДПС хезмәткәрләре балаларын махсус креслода йөртмәгән автомобильчеләрне ачыклый. -Агымдагы елның гыйнвар-февралендә Яшел Үзән юлларында 3 юл-транспорт...

Агымдагы елның 22 мартыннан 31 мартка кадәр дәүләт автоинспекциясе "Язгы каникул" дигән профилактика чарасы уздыра. Максаты - юл-транспорт фаҗигаләрен киметү. Ә 17сеннән 21 мартка кадәр "Бала - төп пассажир" дигән акция бара. Аның кысасында ДПС хезмәткәрләре балаларын махсус креслода йөртмәгән автомобильчеләрне ачыклый.

-Агымдагы елның гыйнвар-февралендә Яшел Үзән юлларында 3 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларда 7 бала зыян күрде, - дип сөйли ЮХИДИ җитәкчесе вазифасын башкаручы И.Шәрәфетдинов. - 2 фаҗига балалар катнашында булып, аларда 6 бала тән җәрәхәтләре алды. Бер мисал китереп узам: 17 гыйнварда Мәскәү - Уфа юлында "Газель" автомобилен йөртүче борылган вакытта "Тойота" автомобилен бәрдергән, ә "Тойота" үз чиратында бәрелмәс өчен машинасын уңга борып юл кырына төшеп капланган. Нәтиҗәдә "Тойота"ның 5 пассажиры - балигъ булмаган яшүсмерләр җәрәхәтләнгән. Аларның барысы да "АК Бүре" спорт клубы хоккейчылары булган. Элеккегечә балалар юллар аша тиешле урыннан чыкмыйча, еш кына ДТПлар чыгуга сәбәпче була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре язгы каникул чорында ата-аналарга да, балаларга да, шул ук вакытта автомобильчеләргә дә юлларда бик игътибарлы булырга чакыра.

Әйтик, юл кырыйларында велосипедларда, роликларда йөрергә ярамый. Балаларга урамны тиешле урыннардан гына чыгарга кирәк. Юлларда велосипедта - 14 яшьтән, ә мопедта 16 яшьтән генә йөрү рөхсәт ителә.

Яз ул иң катлаулы чор. Юллар йә тайгак, йә пычрак булырга мөмкин. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә җәяүлеләр чыга торган урыннарда тизлекне киметергә, игътибарны икеләтә арттырырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев