Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче ханымга ут төрткәннәр

Хатын-кызның тәне 50 процент зыян күргән.

Бу хәл Яшел Үзән районының Әйшә авылында була. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мәктәп урамындагы йортларның берсендә 42 яшьлек хатынны яндырмакчы булып, ут төртәләр. Янгын расчетлары килгәнче ут сүндерелә. Зыян күрүче беренче һәм икенче дәрәҗәдә, 50 процент тәне пешеп Яшел Үзән районы сырхауханәсенә озатыла.

Ут төртүче турында хәбәрдә әйтелми.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X