Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшь самбочылар ярышты

Ватанны саклаучылар көнендә шәһәрнең балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә яшүсмерләр арасында самбо буенча Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган II ачык турнир булды. Анда Яшел Үзән, Казан, Кукмара, Чистай, Шәмәрдан һәм Волжскидан 120ләп спортчы катнашты. Ярыш ветераннарның "Сугышчан бердәмлек" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге һәм "Серго исемендәге завод" берләшмәсе ярдәмендә...

Ватанны саклаучылар көнендә шәһәрнең балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә яшүсмерләр арасында самбо буенча Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына багышланган II ачык турнир булды. Анда Яшел Үзән, Казан, Кукмара, Чистай, Шәмәрдан һәм Волжскидан 120ләп спортчы катнашты. Ярыш ветераннарның "Сугышчан бердәмлек" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге һәм "Серго исемендәге завод" берләшмәсе ярдәмендә оештырылды.

Спорт бәйгесен тантаналы ачып җибәрделәр. Спортчыларны котларга район башлыгы урынбасары Ринат Җаппаров һәм "Сугышчан" бердәмлек" оешмасы вәкилләре килгән иде.

-Әфганстан сугышында безнең совет солдатлары үз бурычларын намус белән үтәде, кайберләре шунда башларын салды. Без сезнең дә гадел көрәшүегезне, көчле һәм батыр булып үсүегезне телибез, - диде отставкадагы подполковник Рашат Әфләтунов.

-Минем улым спорт белән шөгыльләнә, самбоны бик ярата иде, - диде Чечняда үз бурычын намус белән үтәгәндә һәлак булган милиция прапорщигы Игорь Шимаринның әнисе. - Мин сезнең һәркайсыгыз йөзендә улымны күргән кебек булам, көрәшеп яшәгез, әйбәт укыгыз, көчле булыгыз!

Бик киеренке барды көрәш, чөнки Кукмара, Казан самбочылары үзләренең көчле булулары белән аерылып тора, волжскилылар да калышмый, чистайлылар да. Аңа карап яшел үзәнлеләр дә бирешерлек түгел.

Самбо - спорт көрәше ул. Аның рәсми туган көне итеп 1938 елның 16 ноябре исәпләнә. Самбо чагыштырмача яңа төр булса да, популярлыгы белән аерыла. Бу спорт төре белән шөгыльләнгән балалар үзләрен якларга гына өйрәнеп калмый, ә патриотизм һәм гражданлык үзкыйммәтләренә нигезләнеп лаеклы тәрбия дә ала.

Яшүсмерләрнең келәмгә чыгып көрәшүләре үк тәрбия чарасы ул. Аларның күбесе дзюдо кебек спортны да үз итә. Севелиров Павел бу ярышта призлы урынга исәп тота.

-Мин самбо белән бишенче ел шөгыльләнәм, - ди ул. - Төрле шәһәрләрдә уздырылган ярышларда катнашып, I,I,III урыннар алганым бар. Үзем 14нче лицейда укыйм. Мин 5 яшьтән гимнастика белән шөгыльләнгән идем, аннан соң самбо һәм дзюдо белән кызыксынып киттем. Тренерларым - Равил Сираҗиев һәм Тайчубай Сапаров. Бу мәктәпкә хәзер энем дә йөри башлады.

Турнир турында язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X