Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яңа суднога нигез салдылар (фотолар)

Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында "Василийи Быков" исемле патруль корабына нигез салу тантанасы булды.Чарада ТР премьер-министры Илдар Халиков, Россия Хәрби диңгез флотының башкомандующие Виктор Чирков һәм башка рәсми вәкилләре катнашты. Әлеге заманча кораб территориаль сулыкларны саклау, ачык һәм ябык диңгезләрдә икътисади зоналарны патрульләү, контрабанда һәм пиратларны ачыклау,...

Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында "Василийи Быков" исемле патруль корабына нигез салу тантанасы булды.Чарада ТР премьер-министры Илдар Халиков, Россия Хәрби диңгез флотының башкомандующие Виктор Чирков һәм башка рәсми вәкилләре катнашты.

Әлеге заманча кораб территориаль сулыкларны саклау, ачык һәм ябык диңгезләрдә икътисади зоналарны патрульләү, контрабанда һәм пиратларны ачыклау, диңгез бәла-казаларында зыян күрүчеләргә ярдәм итү, әйләнә-тирәне экологик яктан тикшерү өчен билгеләнгән. 2019 елга кадәр Россиянең хәрби диңгез флоты өчен шушындый типтагы тагын алты кораб төзеләчәк.

Бүген шулай ук заводта суыту-катыру кушылмалары линиясен дә беренче тапкыр эшләтеп җибәрделәр . Бу линия исә чуен һәм корыч әйберләр җитештерү өчен Германиянең FAT компаниясе тарафыннан заводка дип махсус җитештерелгән..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев