Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яңа сквер төзелә башлады

Яшел Үзәнебездә Гәр бистәсе барлыгын барыбыз да белә. Соңгы елларда аның яшәрүен, үсүен дә күзәтәбез, чөнки шәһәр территориясендә үз йортын булдырырга теләүчеләргә менә дигән яшәү урыны ул. Тик бүгенге көнгә кадәр биредә ял итәрлек бер кечкенә генә булса да оазис юк. Бистәнең территориаль иҗтимагый узидарә әгъзалары һәм атакай Святослав инициативасы...

-Әлеге проект, республика лидеры Рөстәм Миңнехановның "Скверлар һәм парклар" программасы булмаса, тормышка ашар идеме икән? Юктыр. Чөнки, әлеге скверны төзү материаллары белән республика тәэмин итә, - диде Александр Тыгин.

Халыкның да теләкләре бар булып чыкты: кечкенә генә булса да җәйге сәхнә , балалар мәйданчыгы да булса, бик әйбәт булыр иде, - ди алар.

-Әлбәттә, эш барышында планга төзәтмәләр кертеләчәк, биредә яшәүчеләрнең дә теләкләре исәпкә алыначак, - дип ышандырды шәһәребезнең баш архитекторы Юрий Герасимов.

Башланган эш - беткән эш, дигәндәй, сквер булачак урын чистартылган, тигезләнгән - җирлек әзер; кайбер материаллар да кайтартылган - төзүчеләрнең килеп эшне башлап җибәрәсе генә калган. Карлар яуганчы, Гәргә барып, яңа ачылган ял урынын күреп сокланырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев