Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә – яңа парк (фоторепортаж)

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яшел Үзәндә беренче парк ачылды һәм мондый ял итү урыннары шәһәрдә тагын барлыкка киләчәк.

Музыка мәктәбе янында урнашкан әлеге паркны шәһәр халкы яратып кабул итәр һәм саклар дип ышанасы килә. Шулай ук бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев 55 ел тату гомер иткән Садриевлар гаиләсенә истәлекле медаль тапшырды. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенең башкарма комитет җитәкчесе Алексей Шмуклерман Идрисовлар һәм Хафизовлар гаиләсенә бүләкләр тапшырды. Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмнән соң, җыелган халык Президент программасы буенча төзелгән балалар паркын карады.

Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X