Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә узган атнада да урлаулар күп булган

Эчке эшләр бүлегендә 17 җинаять теркәлгән. Шуларның 10сы - шәһәрдә, 7се районда булган. 9 җинаять ачылган, 3се - "кайнар эздән". 15 урлау, 1әр наркотик табу һәм мошенниклык факты теркәлгән. Төзүчеләр проспектындагы төзелүче йорт территориясеннән арматура урланган. Моның буенча шушы урамда яшәүче беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 54 яшьлек ир...

Эчке эшләр бүлегендә 17 җинаять теркәлгән. Шуларның 10сы - шәһәрдә, 7се районда булган.

9 җинаять ачылган, 3се - "кайнар эздән".

15 урлау, 1әр наркотик табу һәм мошенниклык факты теркәлгән.

Төзүчеләр проспектындагы төзелүче йорт территориясеннән арматура урланган. Моның буенча шушы урамда яшәүче беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 54 яшьлек ир һәм Васильевода яшәп Яшел Үзәндә кичке мәктәптә укучы 17 яшьлек яшүсмер шик астына алынган.

Васильевоның Калинин урамындагы ашамлыклар кибетенең тәрәзәсен ватып кереп, аннан әйберләр урлап чыкканнар. Моны Васильевода яшәп Яшел Үзәндә кичке мәктәптә укучы 16 һәм 17 яшьлек ике яшүсмер кылган.

Засорин урамындагы йорт подвалыннан шушы урамда яшәүче беркайда да эшләмәүче 30 яшьлек ир дүрт тәгәрмәч урлаган.

Гоголь урамында Комсомольская урамында яшәүче 26 яшьлек кызны наркотик матдә белән тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев