Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ТР яшәүче картасы хуҗалары призлар ота ала

Яшел Үзәндә Татарстанда яшәүче картасы хуҗаларына КХЛ символикасы төшерелгән уникаль призлар оту мөмкинлеге биргән кызыклы акция старт алды.

Акция проект банк-парт­нерлар ярдәмендә 2017 елның 25 февраленә кадәр үткәрелә. Яшел үзәнле кибетләрдән 300 сумга һәм аннан да артыграк суммада товар сатып ала һәм, әгәр чекларны җыеп барса, промакциядә катнашучы статусына лаек була. Акциядә катнашучыга, ике чек алып килсә - спорт сумкасы, ә биш чек алып килгән очракта универсаль рюкзак тапшырыла. Призлар өчен 2500 сумка һәм рюкзак әзерләп куелган инде. Чекларны призлар бирүче үзәккә алып килергә кирәк, ә аларның адресын түбәндәге телефоннар аша белергә була: 8(843) 716-82-55, 8 (843) 715-74-04. Акция турында тулырак мәгълүматны card.tatarstan.ru сайтыннан карагыз.
Карталар проектта катнашучы банкларда , шулай ук Татарстан Республикасы социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы учреждениеләрендә бушлай бирелә. Яшел Үзәндә исә аларны түбәндәге адреслар буенча алырга була: Ленин урамы, 32, 49,70нче йортлар, Татарстан урамы, 1нче йорт, Комаров урамы 23нче йорт, Гоголь урамы 50нче йорт, Беренче Май урамы, 5нче йорт. Карта аны сорап килүче янында ук 20 минут эчендә рәсмиләштерелеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X