Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә телефон мошенникларыннан зыян күрүчеләр арта

Күп тапкыр кисәтүләргә карамастан шәһәр һәм районда яшәүчеләр мошенникларга ышануларын дәвам итә. Җинаятьчеләр төрле юллар белән кешеләрне алдап, аларны акчасыз калдыра.

Менә шулай ике көн эчендә генә дә ике пенсионер улларын "коткарып калуга" 110 мең сум акчаларыннан колак каккан.
19 сентябрьдә 63 яшьлек хатынның өй телефонына хокук саклау органы хезмәткәре буларак бер ир шалтыратып, улының җитди ДТП чыгаруын һәм аны җинаять җаваплылылыгыннан коткарып калу өчен чарасын күрергә кирәклеген әйтеп, телефон трубкасын икенче кешегә бирә. Хатынга аның тавышы улыныкына охшый һәм ул шок хәлендә булып, кәрәзле телефонының номерын да хәбәр итә. Аңардан 90 мең сум акча сорыйлар. Хатын үзенең ремонтка дип җыйган акчасын алып якындагы терминалга илтеп түли. Бу вакытта билгесез затлар һаман аның белән элемтәдә торалар. Акча күчерелү белән алар хатыннан чекны ертып ташларга кушалар.
Мошенниклар белән элемтә өзелгәч кенә хатын улына шалтырата. Улының бернинди дә ДТПга эләкмәве билгеле була.
18 сентябрьдә шундый юл белән 74 яшьлек хатынны алдыйлар. Ул улын коткаруга курьерга 20 мең сум акчасын бирә.
Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча полиция хезмәткәрләре тикшерүләр алып бара. Телефон аша ялганлау хәзер иң таралган ысулларның берсе. Мондый ялганнарга ышанмагыз. Әгәр дә шалтыратучы хокук саклау органы хезмәткәре дип әйтә икән, туганыгызның нинди полиция бүлегенә эләгүен шалтыратып ачыкларга кирәк. "02" номерын җыеп сез полициянең кизү тору частена эләгә аласыз.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев