Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә тагын аферистларга ышанганнар

Ел башыннан район һәм шәһәрдә яшәүчеләр ялганчылар исәп-хисабына 334 мең сум акча күчергән. Алтысы аферистлар ялганына кушылмаган. Аларның соңгы корбаны 11 мартта теркәлеп, 57 яшьлек ир улына җинаять эше кузгатмас өчен 59 мең сум акча күчергән. Болардан тыш, ялганчылар Васильевода яшәүче 63 яшьлек хатынның да кесәсен бушаткан. Ышанучан хатын банкомат...

Ел башыннан район һәм шәһәрдә яшәүчеләр ялганчылар исәп-хисабына 334 мең сум акча күчергән. Алтысы аферистлар ялганына кушылмаган. Аларның соңгы корбаны 11 мартта теркәлеп, 57 яшьлек ир улына җинаять эше кузгатмас өчен 59 мең сум акча күчергән.

Болардан тыш, ялганчылар Васильевода яшәүче 63 яшьлек хатынның да кесәсен бушаткан. Ышанучан хатын банкомат аша банк картасын разблокировкалау өчен 12400 сум акчасын күчергән. 25 яшьлек яшел үзәнле дә шундый ук юл белән 3600 сум акчасыннан колак каккан. 53 яшьлек эшмәкәр хатын-кызлар бәйрәменә бүләк сертификатлар алырга ашыккан "ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары"на баш тарта алмаган. Ялган җитәкче бик ашыккан һәм аңа "бурычка" 9 мең сум акча күчерүне сораган. Очрашуга ялганчы килмәгәч алданган хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Иң күп зыян 83 яшьлек хатынга китерелгән. Аның мобиль телефонына "Мәскәүнең дәүләт иминлеге хезмәтеннән" билгесез ир шалтыратып, аңа организмын ныгыту өчен элек сатып алган дару өчен компенсация тәкъдим иткән. Ул карчыкка заказ биргән даруның кеше организмы өчен бик зыянлы һәм үлем очраклары булуын сөйләгән. Зыян күрүче буларак аңа 400 мең сум компенсация таләп ителүен дә әйткән. Иминлек максатыннан ир аңа бу сөйләшү турында беркемгә сөйләмәскә, ә акчаны тизрәк алу өчен алдан салым түләргә кушкан. Пенсионер хатын банкка барып, әйтелгән реквизитлар аша 50 мең сум акча күчергән. Икенче көнне аңа компенсацияне өенә китереп җиткерү өчен тагын акча түләргә кирәклеге хәбәр ителгән. Хатын, ялганчыларга ышанып, шул ук реквизитлар аша 200 мең сум акча күчергән.

Полиция хезмәткәрләре таныш булмаган кешеләрдән килгән һәр хәбәрне кат-кат тикшерергә, акча күчергәнче башта якыннары, күршеләре, танышлары белән киңәшләшергә, шикле очраклар булса, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Фото http://vkalach.ru/news.php?def…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев