Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ресурс үзәге ачыла

Иртәгә 10 сәгатьтә Яшел Үзәннең механика көллияте бинасында ресурслар үзәге ачыла.

Әлеге үзәк районыбызның эре сәнәгать тармагы өчен югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләп чыгару белән шөгыльләнәчәк.

Эшче һөнәре престижы үсү һичшиксез икътисадның үсешенә турыдан-туры бәйле, бу республика җитәкчелегенең үз алына куйган өстенлекле юнәлеше, максаты.

Татарстан җитәкчелеге республиканың сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары белән берлектә эшче һөнәрләренең популярлашуын, үсешен үзмаксат итеп куя. Узган ел Татарстанда 5 ресурс үзәге ачылган иде, быел тагын 5се ачылырга тора. Республикада аларның саны 25 булачак. Көллиятләр, югары уку йортларының җирле товар җитештерүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәрәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X