Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә пособияләрне яңача түлиләр

Быел пособияләр түләү рәвешенә үзгәрешләр кертелә. Беренче чиратта, әлеге яңалык эшчеләр өчен уңай булачак. Эш бирүче банкротлыкка чыккан яки хезмәт хакын вакытында түләмәгән очракта да пособияләр вакытында күчерелеп барачак.

Россия Социаль иминиятләштерү фондының "Турыдан-туры түләү" беренчел проекты илебезнең 10 төбәгендә тормышка ашырыла инде. Карачай-Черкес Республикасы, Түбән Новгород, Әстерхан, Курган, Новгород, Новосибирск, Тамбов өлкәләре, Хабаровск крае, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәрләрендә яңа эш рәвеше кулланыла башлаган. Төрле яңа проектларны сынауда зур тәҗрибәсе булган Татарстан бу юлы да яңалыктан читтә калмаска булган. 1 июльдән әлеге башлангыч республикабызда гамәлгә кертелә. Шулай ук Белгород, Ростов һәм Самар өлкәләре дә проектка кушыла.

"Турыдан-туры түләүләр" проекты кысаларында пособиеләрне эш бирүче түгел, ә Социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсе күчерә башлый. Акча турыдан-туры хезмәткәрнең банктагы хисабына күчә яки почта аша җибәрелә. Әлеге үзгәреш 1,5 миллион эшләүче гражданга кагылачак. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык өчен, бала көткән һәм бала тапкач эшләмәгән вакыт өчен каралган пособие, бала караганда бирелүче һәм эш урынында имгәнү аркасында өстәмә алынган ял өчен акчалар шул рәвешле күчерелә башлый.

Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе Рамил Гыйззәтуллин сүзләренчә, проектның төп максаты - эшләүче гражданнарны, алар эшли торган оешманың матди хәленә карамастан, гарантияле дәүләт пособиеләре белән тәэмин итү. Пособиеләрнең күләме дә, аларны исәпләү формуласы да үзгәрешсез кала. Яңалыклар бары тик Социаль иминият фонды белән эш бирүче һәм хезмәткәр арасындагы бәйләнеш схемасы гына башка төрле булачак.

Пособиягә дәгъва итүчеләр элеккечә эш бирүчегә пособие хокукына ия булуын раслый торган документлар - эшкә яраксызлык турындагы, бала туу турында белешмә һ.б. тапшыра. Шулай ук пособие күчерелергә тиешле банк реквизитларын яки почта адресын күрсәтеп гариза яза. Эш бирүче исә әлеге документларны, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, фондның төбәк бүлекчәсе филиалына тапшыра. Фонд филиалы исә пособие күләмен исәпләп чыгарып, 10 көн эчендә хезмәткәргә пособие акчасын күчерергә тиеш. Әгәр дә эш бирүче ниндидер сәбәпләр аркасында әлеге бурычларны үтәми икән, хезмәткәр документларны турыдан-туры Социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсенә илтеп тапшыра ала.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев