Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Оренбург кешесен үтүк белән җәзалаганнар

Полициягә "112"телефоны аша Яшел Үзәннең Рогачев урамында берәүнең акчасын урларга тырышулары турында хәбәр килеп ирешә. Әлеге адрес буенча килгән хокук сакчылары бертөркем кешенең Оренбургтан килгән 40 яшьлек ир кешене таларга маташуын белә. Зыян күрүченең тәнендә итүк пешергән эзләр дә була. Әлеге ир бу кешеләр белән Яшел Үзәндә очраклы гына танышуын...

Полициягә "112"телефоны аша Яшел Үзәннең Рогачев урамында берәүнең акчасын урларга тырышулары турында хәбәр килеп ирешә. Әлеге адрес буенча килгән хокук сакчылары бертөркем кешенең Оренбургтан килгән 40 яшьлек ир кешене таларга маташуын белә.

Зыян күрүченең тәнендә итүк пешергән эзләр дә була. Әлеге ир бу кешеләр белән Яшел Үзәндә очраклы гына танышуын сөйләп бирә. Шуларның берсенең квартирына кайта. Танышу хөрмәтенә эчелгән аракыдан соң, кибеттән тагын берне алып кайту өчен банк картасын сорыйлар. Бирмәгәч, тартып алып, пин-кодын үтүк белән җәзалап әйттерергә булалар. Берара игътибарларын читкә юнәлтәләр, шунда Оренбург кунагы тиз генә телефоннан полициягә хәбәр итәргә өлгерә.

Полиция хезмәткәрләреннән соң килеп җиткән медиклар аны тәне нык пешүен һәм баш мие селкенүен билгелиләр. Җәзалаучыларны 12 ел төрмә көтә.

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X