Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә моңарчы күрелмәгән проект

«Шундый итеп яз, тизарада клуб төзеп бирерлек булсын!» - диде Бакырчыда мине таныган һәркем. Электән калган гадәт буенча ташка басылган сүзне район җитәкчелеге дә җитди кабул итә, дип уйлыйлар... һәм дөрес эшлиләр.

Язу түгел, бу тамашаны күрү белән халыкны аңларлар һәм, чыннан да, мәдәният йорты төзелеше турында мөһим сөйләшү башланыр, минемчә. Һәрхәлдә, район җитәкчелеге бу әкәмәт көнне Бакырчыда уздырды һәм барысын да мыекка чорнап барды.

Ә авылда яшәүчеләрнең тормышын тагын да сыйфатлырак итү өчен республикабызда күп эшләнә. Аерым алганда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган авыл клубы социаль программасы нәкъ менә бакырчылылар проблемасын хәл итү өчен.

Бакырчыда мәдәният йорты юклыкка карап тормыйлар анысы - күңелле яшиләр. Әле менә популяр радионың "Чәкчәк шоу" программасы яңа проект башлагач, аларны авылга җәлеп итү өчен ниләр генә эшләмәгәннәр?! СМСлар язылган, видеолар, фотолар төшерелгән, телефоннан шалтыратылган. Кайтмас җиреңнән, кайтып, көтүләрен көтеп китәрсең!

-Тырыштык инде, безнең тормышка читтән килеп үзгәрешләр кертмәсләр, бертөрлелек туйдыра бит, - ди әлеге тамашаны башлап йөрүчеләрнең берсе Рәшидә Закирова.

ЯЗМАНЫҢ ТУЛЫ ВАРИАНТЫН ГАЗЕТАДАН УКЫГЫЗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев