Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә - «Мәктәп картасы»

"Мәктәп картасы" проектын тормышка ашыру турында берничә ел элек үк сөйли башлаганнар иде. Ул өлешчә гамәлгә дә кертелде - Казанда укучылар мәктәп ашханәләрендә иртәнге һәм төшке аш өчен акчалата түгел, ә пластик карталар ярдәмендә инде күптәннән түли.

Узган елда бу проект Яшел Үзәндә дә уңышлы гына эшләп китте. Хәзер Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре дә әлеге башлангычка кушылды.

"Мәктәп картасы" республика проектына хәтта Россия күләмендә тиңнәр юк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, әлеге уникаль проект кулланучыларда зур хуплау тапкан. Яшел Үзән мәктәпләрендә балалар карта ярдәмендә ашханәдә түләүдән кала, аны мәктәпкә кергәндә дә (турникеттан үткәндә) куллана.

Банк картасында баланың исем-фамилиясе, фотосурәте һәм ничәнче сыйныфта укуы турындагы мәгълүмат урнаштырылган. Турникет аша үткәндә, кергән һәр баланы вахтер мониторда күрә - димәк, укучы башка берәүнең картасы белән үтә алмый. Бу ата-аналар өчен дә бик уңайлы - баланың мәктәпкә кайчан килүе һәм китүе турында алар шул ук минутта СМС-хәбәр ала.

Малай-кызларны мәктәптә ашату өчен дә хәзер укытучыларга атна сан акча җыеп интегәсе юк. Әти-әниләр мәктәптә урнаштырылаган инфоматлар яки гади банкомат аша мәктәп картасына кирәкле күләмдә акча сала. Аннары интернет аркылы үз баласының кайчан һәм нәрсәләр ашаганын күзәтеп тора ала.

Түбән Камада һәм Чаллыда проектны 1 апрельдән гамәлгә ашыра башладылар. Проектка 96 мәктәп һәм 67 өстәмә белем бирү учреждениесе кушылды. Белем йортларын җиһазлауга 93 миллион сум акча тотылган.

- Дәүләт порталындагы соңгы сораштыру нәтиҗәләре буенча Яшел Үзәндә ата-аналарның 75 проценты проектны уңай кабул итә. Барыннан да бигрәк, алар проектның мәгълүмати яктан җайлы булуын әйтә: ата-аналар баланың кайда икәнен, нәрсә ашаганын, акчасын нигә тотканын күзәтеп бара, СМС яки PUSH хәбәрләргә языла ала, - ди Татарстан мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкарма директоры Татьяна Камалетдинова.

Алга таба мәктәп картасы ярдәмендә җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү мөмкинлеген булдыру да күздә тотыла. Әлегә бу башлангыч сынау уза, уңышлы дип табылган очракта, ул бөтен республика күләмендә гамәлгә кертеләчәк.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев