Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә милләтләр дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла (1нче кисәк)

Ватаныбыз башкаласы Казанга якын булу безнең өчен бик уңайлы. ...Казанга сыймаган чит ил гражданнары өчен дә. Шуңа күрә аларның саны артканнан-арта. Агымдагы елның 9 ае эчендә генә дә районыбызда 2820 чит ил кешесе исәпкә куелган.

Нигездә элеккеге совет респуб­ликаларыннан киләләр (40 проценты үзбәкләр), күбесе - акча эшләргә дип. «Яңа Тура» технополисына якын урнашкан Осиново авылында гына да 20дән артык милләт вәкиле яши. Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге районыбызның 12 милли-мәдәни автономиясе вәкилләрен берләштерә. ЯҮМР Советы карары нигезендә район территориясендә 2014-2017 елларда «2025 елга кадәр чорга РФ милли дәүләт сәясәте стратегиясе»н тормышка ашыру буенча чаралар планы төзелгән һәм аны тормышка ашыру - төп халыкларның башка милләт һәм дин вәкилләренә карата сабырлыгы, толерантлыгы һәм халыклар арасында тынычлык булдыру өчен тиешле шартлар тудырыла.
Күптән түгел югарыда әйтелеп киткән концепция үтәлешен тикшерү өчен район башкарма комитеты карамагында Координацион Совет утырышы үткәрелде, чираттагысында ТР Халык­лар ассамблеясы вәкилләре дә катнашты.
ТР Халыклар дуслыгы ассамблеясының Яшел Үзән вәкиллеге директоры Венера Дәүләтшина туган төбәгебездә вәкиллекнең эшенә хисап тотты. ТР Халыклар ассамблеясы Яшел Үзән төбәгендә үткәрелгән эш белән кызыксынып тора. Быел Халыкара чегәннәр көне үткәрелгән, яшел үзәнлеләр музыкаль театр бинасында узган «Радуга - салават күпере» республика милли культуралар фестивалендә, Осиновода «Чиксез дөнья» фестивалендә катнашкан, Венера ханым үзе Архангельскида узган Төньяк халыкара форумында катнашкан һәм Яшел Үзән төбәгендә башкарылган эшләр буенча башкалар белән тәҗрибә уртаклашкан.
- Яшел Үзән төбәгендә республиканың башка районнарындагы кебек Халыклар дуслыгы йорты кирәклеге көн кадагына басты, - дип белдерде ул.
Венера Дәүләтшина аны 20 милләт вәкиле яшәүче Осиново бистәсендә оештырырга тәкъдим итә, шәһәрдә исә берәр мәдәни учреждениенең бер тармагы буларак оештырырга булыр, иде, дип тә өсти.
Координацион Совет утырышында катнашкан район башлыгы Александр Тыгин аның бу тәкъдимен күтәреп алды һәм район башкарма комитетының шуңа ярашлы хезмәтләренә мәсьәләне тагын бер кат ныклап өйрәнергә күрсәтмә бирде.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев