Яшел Үзәндә котыру авыруына каршы прививкалар ясыйлар
Республикада котыру авыруларын кисәтү буенча ике айлык игълан ителгән иде.
Яшел Үзән ветеринар табиблары йорт хайваннарына котыру авыруына каршы прививка ясатырга телүчеләрне шәһәр ветеринария участогына чакыра.
Авыл җирендә яшәүчеләр исә үзләренең участок табибына (ветеринар) мөрәҗәгать итә ала.
Ике айлык кысаларында Яшел үзәннең ветеринария табиблары шәхси хуҗалыклар буенча йөреп, котыру авыру турында аңлату эшләре алып бара.
- Яңа уку елы башлангач, укучы балалар белән әңгәмәләр оештырачакбыз, - ди Яшел Үзән районының баш ветеринар табибы Физзәт Фәхретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев