Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Комбайн” операциясе бара

Хәзер кыр-басуларда өлгереп җиткән ашлыкны урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Бу эшләрне уңышлы алып бару өчен техниканың төзек булуы шарт. Шуларны истә тотып районнарда "Комбайн" операциясе игълан ителгән. Әлеге операция кысасында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тикшерүләр уздыра. Безнең районда аны Яшел Үзән белән Апас районы инспекторлары бергә...

Хәзер кыр-басуларда өлгереп җиткән ашлыкны урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Бу эшләрне уңышлы алып бару өчен техниканың төзек булуы шарт. Шуларны истә тотып районнарда "Комбайн" операциясе игълан ителгән. Әлеге операция кысасында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тикшерүләр уздыра. Безнең районда аны Яшел Үзән белән Апас районы инспекторлары бергә үткәрә.

-Яшел Үзән районының Идел аръягы зонасында без биш хуҗалыкта файдаланылучы 15 комбайнны тикшердек, - дип сөйли бу уңайдан ТР дәүләт техник күзәтчелегенең Яшел Үзән районы буенча баш инспектор - бүлек җитәкчесе Мансур Мөхәммәтҗанов. -Олы Ачасыр янындагы кырда "Кызыл Шәрык" ачык акционерлык җәмгыятенә караган Яшел Үзән бүлегенең 7 комбайны ашлык суктыра иде без тикшерү уздырганда. Шуларның сайлап бишесе тикшерелеп, бары бер генә кимчелек табылды. Берсенең тавыш сигналы эшләми иде. Аны шул урында ук рәтләп тә куйдылар. Әлеге хуҗалыкның бөтен комбайннары да тиешле тәртиптә теркәлеп, техник карауны вакытында үткән. Механизаторларның барысының да тиешле категориядәге тракторчы-машинист кенәгәсе бар. Һәр комбайнга янгын сүндергечләр куелган. Ә менә "Авангард" ябык акционерлык җәмгыятендә тикшерелгән ике комбайнның берсе техник яктан тикшерү узмыйча гына эшли иде. Вазифадагы затка моны төзәтү вакытын күрсәтеп күрсәтмә бирдек. Хәзер Апас районында урып-җыюга җәлеп ителгән техника тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев