Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә көмешкә сатучыларны кулыннан тотканнар, алар кемнәр?

-Яшел Үзән территориясендә декадник барышында алкогольле эчемлекләр әйләнешен контрольгә алу буенча 29 чара уздырылды, - дип сөйли Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова.

- Васильевоның Калинин урамында шәхси эшмәкәр С.Кашапов, Яшел Үзәннең Шустов урамында М.Пулялин, Тургенев урамында Л.Шапкин, Атлашкинода Д.Җәләлиев кебек эшмәкәрләрнең тиешсез урында алкоголь продукциясе сатуы ачыкланды. Шәхси хуҗалыклардан Паратская урамында гражданин Р.Ивановның, Толстой урамында гражданин Л.Осиповның спиртлы сыеклык сатуы билгеле булды. Нәтиҗәдә өйдә ясалган 1 литр спиртлы эчемлек тартып алынды. Чапаев урамында гражданин А.Моховта 30 литр маркировкасыз алкогольле һәм спиртлы эчемлек табылды. Хәзер закон бозучыларга җавап тотарга туры киләчәк. Мондый тикшерүләр дәвам итәчәк.

Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасының җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев