Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Иҗтимагый Советның яңа составы сайланды

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин яңа иҗтимагый советның яңа составы белән киңәшмә уздырды. 2012 елда төзелгән бу оешманың өчтән берендә хәзер яңа әгъзалар. - Сез хакимият белән халык арасын бергә бәйләп торучы звено,- ди район башлыгы. Совет составына район һәм шәһәрнең иң лаеклы кешеләре керде һәм алар бу...

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин яңа иҗтимагый советның яңа составы белән киңәшмә уздырды. 2012 елда төзелгән бу оешманың өчтән берендә хәзер яңа әгъзалар.

- Сез хакимият белән халык арасын бергә бәйләп торучы звено,- ди район башлыгы. Совет составына район һәм шәһәрнең иң лаеклы кешеләре керде һәм алар бу ышанычны, әлбәттә, акларга тиеш. Очрашуда иҗтимагый совет әгъзалары республикадагы иң яхшы эшләүче Советларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Советның яңа рәисе дә сайланды, ул -"Зеленый Дол" телекомпаниясенең яңалыклар хезмәте редакторы Наталия Фролова, ә аның урынбасарлары - районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт һәм Святослав атакай.

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев