Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә исерек ата улына пычак кадаган

Эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән. Шуларның 16сы - шәһәрдә, 9ы районда булган. 9 җинаять ачылган, 6сы - «кайнар эздән». 20 урлау, 2 тапкыр сәламәтлеккә авыр зыян салу, 2 талау, 1 наркотик табу факты булган.

Рогачев урамыннан күкрәгенә пычак кадалган 34 яшьлек ирне китергәннәр. Аңа бу җәрәхәтне ызгыш чыгу нәтиҗәсендә исерек әтисе ясаган.
Өтәк авылындагы йорт ишегалдыннан 26 яшьлек егетнең резин көймәсен, спиннингын талап алган Норлатта яшәүче элек хөкем ителгән 22 яшьлек егет тоткарланган.
Осиноворның Солнечная урамында яшәүче 40 яшьлек ирдә 1 төргәк һәм 1 пыяла банка наркотик матдә - марихуана табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X