Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «икеләтә билгеләнешле» спиртлы продукция сату ачыкланган

Яшел Үзәндәге ашамлык кибетләренең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган тикшерү барышында сос­тавына азык чималыннан алынган ректификатлы этил спирты кергән «икеләтә билгеләнешле» 100 миллилитрлы 20 сум торган икмәк лосьоны табып алган.

- Әлеге продукция кибетнең сәүдә залына сатуга куелган иде, - дип сөйли бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. - Әмма ценникта спиртлы эчемлекнең ваклап сатылмавы турындагы мәгълүмат юк иде. Нәтиҗәдә кибетнең сәүдә залыннан - 19, ә подсобкада 100 флакон сәүдә әйләнешеннән алынды. Моның буенча административ хокук бозу турында эш ачылды һәм тикшерүгә җибәрелде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев