Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә хакимият шәһәрдән районга күчте

Үзгәрешләр хакимият структурасын тагын да сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк итү һәм бюрократия киртәләрен булдырмау өчен кирәк. Яшел Үзән шәһәр Советының утыз беренче сессиясендә "Яшел Үзән шәһәре" муниципаль берәмлек вәкаләтләренең бер өлешен район муниципалитетына тапшырды. Моңа торак-коммуналь өлкәнең кайбер өлешләре - шәһәрне ресурслар белән тәэмин итүче - газ белән тәэмин ителеш, электр энергиясе,...

Үзгәрешләр хакимият структурасын тагын да сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк итү һәм бюрократия киртәләрен булдырмау өчен кирәк. Яшел Үзән шәһәр Советының утыз беренче сессиясендә "Яшел Үзән шәһәре" муниципаль берәмлек вәкаләтләренең бер өлешен район муниципалитетына тапшырды. Моңа торак-коммуналь өлкәнең кайбер өлешләре - шәһәрне ресурслар белән тәэмин итүче - газ белән тәэмин ителеш, электр энергиясе, су белән тәэмин ителеш, торак өлкәсе (исәпкә кую, торак бүлеп бирү), ЖКХ өлкәсендә тариф сәясәте карый.

Вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында карар Яшел Үзән шәһәр Советының утыз беренче сессиясендә кабул ителде. Шул ук көнне булган район Советының кырык беренче сессиясендә депутатлар аларны кабул итеп алу турында тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев