Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә гаилә көнен зурлап билгеләп үттеләр

15 май - Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узды.

"Пар күгәрченнәр" бергә гомер итүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. "Гомер итү - үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә". Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең - ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Алтын туйларын билгеләп үтүче - Петр Константин улы һәм Екатерина Степан кызы Десятниковлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярлар тантаналы рәвештә, "лаеклы юбилярлар китабына" имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасыры Е.Н.Романова тарафыннан әйтелгән жылы сузләрне тан калып тынлап утырдылар. Шулай ук аларга Яшел Үзән башлыгы А.В.Тыгин исеменнән «рәхмәт хаты» тапшырылды. Бу искиткеч бәйрәм - балалар, онык-оныкчылар, туганнар, дусларны бергә жыеп, шәһәребезнен "алтын" юбилярларын котлады. Яшел Үзәннең "алтын "хәзинәсе" бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X