Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнмәячәк

Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дума комитеты башлыгы Ольга Баталина эшләүче пенсионерларга индексация ясалмаячагын хәбәр итә. -Минфин идеяләренә каршы килеп булса да, эшләүче пенсионерларга пенсияне калдырачаклар, әмма эшләгән вакытта индексация ясалмаячак. Эшеңнән киттең - тагын индексация - дип фикерен җиткерә ул. Эшләүче пенсионерларга индексациядән баш тартуны Россия хөкүмәте...

Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дума комитеты башлыгы Ольга Баталина эшләүче пенсионерларга индексация ясалмаячагын хәбәр итә.

-Минфин идеяләренә каршы килеп булса да, эшләүче пенсионерларга пенсияне калдырачаклар, әмма эшләгән вакытта индексация ясалмаячак. Эшеңнән киттең - тагын индексация - дип фикерен җиткерә ул.

Эшләүче пенсионерларга индексациядән баш тартуны Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев тәкъдим иткән булган.

2016 елда пенсияләрне ике тапкыр индексацияләячәкләр: февральдә һәм көз көне.

Яшел Үзәндә пенсионерларның дүрттән бер өлеше эшләргә мәҗбүр, чөнки бер пенсия акчасына гына яшәү авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев