Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә эчеп тә карыйлар (2нче кисәк)

Яшел Үзәндә «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы сыеклыклар сатуны тыю буенча эш аерым проблема булып кала.

Аларның составында этил спирты күп, ә бәясе - түбән. Шуңа күрә аларны эчәргә яратучылар үз итә. Әйтик, каен бөресенә спирт кушып ясалган сыеклыкның этикеткасына карасаң, таң калырлык, файдасы бик күп, имеш. Чынбарлыкта аның исеме җисеменә туры килә алмый, берничек тә. Зыяныннан башка. Кайбер сәүдә нокталарында бу кушылмаларны киң сатуга чыгарып үзләренә асоциаль элементларны җәлеп итүгә керешкән. Шул сәбәпле май-июль айларында 8 сәүдә ноктасының эшен туктатырга туры килгән.

Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны билгеләргә кирәк, аракы эчемлекләрен легальләштерелгән сәүдә кимүдән шатланырга җай юк. Чынбарлыкта исә ул легаль булмаган сәүдә артуны дәлилләүче бер факт кына. Ялган аракыдан агуланып үлүчеләр кимү статистикасы белән дә шул ук хәл күзәтелә. Чынбарлыкта исә ул рәсми саннардан күпкә аерыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев