Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм программасы

9 май, 10.00-10.45 «Бөек елларга баш иябез!» митинг-пролог. Мәктәп һәм башка уку йортларында укучыларның тантаналы парады. Зур дулкынлану хисе белән көткән бәйрәм, гадәттәгечә, Җиңү паркында түгел, ә «Авангард» стадионында башланып китә. Хәзер үзәк мәйдан булып торган бу урын бәйрәмдә катнашучыларны күбрәк сыйдыра ала. 10.45-13.00 Мәңгелек утка - чәчәкләр. Митингтан соң...

9 май, 10.00-10.45
«Бөек елларга баш иябез!» митинг-пролог. Мәктәп һәм башка уку йортларында укучыларның тантаналы парады.
Зур дулкынлану хисе белән көткән бәйрәм, гадәттәгечә, Җиңү паркында түгел, ә «Авангард» стадионында башланып китә. Хәзер үзәк мәйдан булып торган бу урын бәйрәмдә катнашучыларны күбрәк сыйдыра ала.

10.45-13.00
Мәңгелек утка - чәчәкләр.
Митингтан соң колонна стадионнан Ленин урамы буенча Җиңү паркына юнәлә. Анда бу вакытта «Үлемсез полк» акциясе бара. Әгәр дә сугышта катнашкан туганнарыгызның һәм тыл хезмәтчәннәренең фотолары бар икән, сез дә бу акциядә катнаша аласыз. Гаиләгездәге сугыш хатирәләрен башкалар да белсен. Бу аларга бүгенге тыныч күгебез өчен зур ихтирам һәм истәлек булачак.
12.00-15.00
Ветеранга - открытка!
Шәһәр күле янында һәм театраль мәйданда сезне спорт һәм концерт программасы көтә. Биредә балаларга рәсем ясарга, спорт ярышларында катнашырга мөмкин, яшьтәшләре башкаруында җырлар тыңлый алачаклар. «Ветеранга - открытка!» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла.

Музыка мәктәбе янындагы яңа сәхнәдә классик музыка һәм билгеле булган язучыларның, шулай ук яшел үзәнлеләр иҗат иткән шигырьләре яңгыраячак. Әлеге чаралар 14 сәгатькә кадәр барачак.

12.00-15.00
«Авангард» стадионы, шәһәр күле.
Спорт программасы.

13.00
Горький исемендәге мәдәният сараенда «Цель вижу» нәфис фильмы күрсәтелә.

13.00-14.30
«Авангард» стадионы.
Җиңел атлетика эстафетасы.

14.30
Җиңел атлетика эстафетасында җиңүчеләрне котлау.

14.30-16.30
Студентлар концерты.

17.00-18.30
«Авангард» стадионы.
«Тарихыбыз җырлары». Бию верандасы эшли.

18.30.
Сәхнәләштерелгән пролог.

18.55
Бөтен Россия буенча бер минутлык тынлык.
19.00
ЯҮМР иҗат коллективлары һәм Татарстанның эстрада йолдызлары концерты.

22.00
Салют.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев