Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә автобус билеты бәяләре күтәрелә

Яшел Үзән автотранспорт предприя­тиесе җитәкчелегенең бу инициативасы популяр түгел, билгеле. Әмма автобус паркын яңарту, аны тиешле дәрәҗәдә тоту пассажирларның түләү системасын үзгәртүне таләп итә. Хәзер билет бәясе 15 сум булса да, предприятие өчен бер кешене автобуста йөртү 17 сум 57 тиенгә (үзкыйммәте ) төшә. Җәмәгать транспортында йөргән һәр пассажир иминиятләштерелгән,...

Яшел Үзән автотранспорт предприя­тиесе җитәкчелегенең бу инициативасы популяр түгел, билгеле. Әмма автобус паркын яңарту, аны тиешле дәрәҗәдә тоту пассажирларның түләү системасын үзгәртүне таләп итә. Хәзер билет бәясе 15 сум булса да, предприятие өчен бер кешене автобуста йөртү 17 сум 57 тиенгә (үзкыйммәте ) төшә. Җәмәгать транспортында йөргән һәр пассажир иминиятләштерелгән, автопарк яңартылган. Болар - шактый зур сумма таләп итүче чаралар.

Хезмәт хаклары артмаса да, яшәү көннән-көн кыйммәтләнә. Автотранспорт предприятиесе тиздән транспорт картасын (ташламалы социаль карталарны да кертеп) гамәлгә кертәчәк.1 апрельдән билет бәяләре түбәндәгечә:

- ташламаларга ия булган пассажирларга - 15 сум;
- электрон транспорт карталар буенча - 16 сум;
- «тере акча» белән түләгән очракта - 17 сум.
Транспорт картасы белән йөрү предприятиегә оператив һәм дөрес мәгълүмат бирә, финанс агымының үтә күренмәле булуын тәэмин итә.
Транспортта ике төрле карта - со­циаль һәм транспорт картасы белән йөрергә мөмкин булачак. Транспорт картасы «электрон кошелек» принцибы белән эшли, ягъни картага билгеле бер сумма кертелә дә кондуктор бер якка йөргән өчен бәяне ала. Транспорт картасы шәхси түгел, аны сатып алу өчен шәхесне ачыклый торган документлар кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев