Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 2015 елда күпме кеше тикшерү узарга тиеш

Яшел Үзәндә 2015 елда күпме кеше тикшерү узарга тиеш -Быел район буенча 25 меңгә якын кешене тикшерү күздә тотыла, - дип Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Дамир Җамалетдинов. -Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча атна саен мониторинг ясап барабыз. 1 июльгә 11 меңгә якын кешене карадык. Бу еллык планның 44...

Яшел Үзәндә 2015 елда күпме кеше тикшерү узарга тиеш

-Быел район буенча 25 меңгә якын кешене тикшерү күздә тотыла, - дип Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Дамир Җамалетдинов. -Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча атна саен мониторинг ясап барабыз. 1 июльгә 11 меңгә якын кешене карадык. Бу еллык планның 44 процентын тәшкил итә. Шушы 6 ай эчендә тикшерелгән кешеләр арасында шактый гына авырулар да табылды (962). Әйтик, яман шеш авыруы буенча 12 кеше шик астына алынды. 265 кешедә эндокрин авыру, шул исәптән 148ендә шикәр диабеты, 355 пациентта кан әйләнеше системасы авырулары, 112сендә ашказаны-эчәк авырулары һәм башкалар табылды. Барысын да өстәмә тикшеренүләргә җибәрдек.

Әйтелгәннәрдән чыгып, диспансеризация узарга барыргамы-юкмы дигән сорауга да анык җавап табып була. Берсүзсез - барырга! Бушлай тикшеренүләрне кулдан ычкындырып буламы соң. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү иң җайлы һәм иң арзан ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев