Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 18 катлы йортлар төзелә башлый (1нче кисәк)

Яшел Үзәндә яңа йортлар соңгы елларда күп төзелә. Шуңа карамастан, торак мәйданга мохтаҗлар саны кимеми. Бигрәк тә авария хәлендәге йортлар белән проблемалар күп.

Авария хәлендәге торак фондыннан яшәүчеләрне күчерү өчен хәзер 10 күп фатирлы йорт төзелә («Б» кварталы, «Өмет» күле, «Полукамушки», Столичная урамы, Васильево бистәсе төзелеш мәйданчыклары). Барлыгы 1599 фатир, мәйданы - 70 мең квадрат метр.
- Районда 280 күп фатирлы йорт авария хәлендә дип танылган, күчереләсе торак мәйдан саны -
2773 кв.м. Торак мәйдан дефициты 1000нән артып китә, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роман Котельников. - Монда шуны да билгеләргә кирәк, «Социаль ипотека» программасы буенча торак шартларын яхшыртуга 900дән артык гаилә чиратта тора. Шул сәбәпле өстәмә төзелеш мәйданнары булдырырга һәм 75 мең квадрат метрдан артык мәйданны тәшкил иткән торак йорт төзелешенә керешергә кирәк иде. Программа инвесторы - ТР Президентының дәүләт торак фонды белән берлектә Яшел Үзәндә һәм Васильевода 15 төзелеш мәйданында 9 катлы йортлар төзү вариантлары каралды.
Роман Котельников аңлатуынча, «Татинвестгражданпроект» проект оешмасы шушы кирәкле 75 мең квадрат метрны Төзүчеләр проспектындагы һәм Сәйдәшев урамындагы ике җир участогында «Салават күпере» торак комплексын кулланып 15 секцияле 18 катлы торак йорт төзүне тәкъдим иткән. Бу инженер челтәре һәм торак комплексы инфраструктурасы төзелеше өчен каралган акчага экономия ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев