Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 10 яшьлек малайны машина бәрдергән

12 декабрь көнне иртәнге сигезенче яртыда Хаҗиев урамының 5нче йорты янында «ВАЗ 21901 «Гранта» машинасын йөртүче 45 яшьлек ир Степная урамы ягыннан Королев урамына таба хәрәкәт иткәндә 10 яшьлек малайны бәрдерә. Яшүсмер тиеш булмаган урыннан, ягъни җәяүлеләр юлыннан чыкмый. Малайның мәктәпкә бара торган вакыты була.

Нәтиҗәдә авария урынында зыян күрүченең баш мие селкенә һәм аны дәваханәгә салырга туры килә.
Дәүләт автоинспекциясе әти-әниләргә мөрәҗәгать итә: шәһәр урамында үзеңне ничек тотарга, юлны кыскартам дип, тиеш булмаган урыннан чыкмаска, бары тик җәяүлеләр, йә булмаса светофордан файдаланырга кирәклеген һәрдаим балаларыгызның исенә төшереп торсагыз иде. Юлларда игътибарлы, уяу булу беребезгә дә комачау итми.
Иң мөһиме әти-әни үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Әгәр дә әниләр коляска белән юлны кая тели - шунда чыга икән, балаларыннан нәрсә көтәргә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев