Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән заводында – «Виктор Великий»

Шушы көннәрдә «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда шәһәр өчен генә түгел, ә илебез өчен дә мөһим вакыйга булды. Тантаналы шартларда «Виктор Великий» - 22160 проекты патруль корабленә нигез салынды. Ул Санкт-Петербург шәһәренең Төньяк проект-конструкторлык бюросы проекты буенча төзеләчәк.

«Виктор Великий» 22160 проекты сериясенең бишенче корабы. Ул Бөек Ватан сугышы герое Виктор Великий хөрмәтенә аталган. Виктор Иванович Көньяк-көнбатыш, Сталинград фронтында катнашкан, 1944 елда иң зур дәрәҗә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, сугыш тәмамлангач та, хезмәтен флотта дәвам иткән.
Тантаналы чарада РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов катнашты. Ул бирегә хәрби делегация белән килде. Дәрәҗәле кунаклар Горький исемендәге заводка нинди зур игътибар бирелүен күрсәтә.
- Предприятие бервакытта да контракт суммасын яңадан караганы булмады. Һәм үзен бары ышанычлы җитештерүче буларак күрсәтте. Шуңа да Миноборона заводны 2020 елга кадәр заказлар белән тәэмин итте. Яңа корабльгә нигез салу Хәрби-диңгез флоты өчен һәрвакытта да бәйрәмгә тиң. Моңа кадәр Кораллы көчләргә бары сыйфатлы корабльләр генә тапшырдыгыз, бу юлы да сынатмассыз дип ышанабыз. Сезнең завод үз җилкәсенә йөкләнгән бурычны үтәве һәм соңгы елларда сез җитештергән товар белән бернинди проблема булмау сөендерә мине, - дип сөйләде Юрий Борисов.
Оборона министры урынбасары шулай ук Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының якын киләчәктә «Ак Барс» холдингы составына керү мөмкинлеге булуын да җиткерде. Бу үз чиратында завод белән тагын да тыгыз элемтәдә эшләргә мөмкинлек бирер иде.
22160 проектындагы суднолар территориаль суларны саклау, ачык һәм ябык диңгездә икътисади зонаны пат­рульләштерү, контрабанда һәм пират эшчәнлеген тыю, диңгез һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне эзләү һәм ярдәм итү, әйләнә-тирәгә экологик яктан мониторинг ясау, корабльләрне, шулай ук хәрби-диңгез базасын контрольдә тотуга юнәлдерелгән. Сугыш була калса, төрле көчләр һөҗүмен, дошманның нәрсә белән кораллануын кисәтү дә каралган.
1300 тонна сукуышлы судно ерак диңгез зонасында озак вакыт йөзә ала. Чөнки ул югары тизлек сыйфатына ия булуы белән аерыла. Экипаж 80 кешегә исәпләнгән. Шулай ук әлеге корабльгә 12 тонналы вертолет та утыра һәм күтәрелә ала.
Корабльгә нигез салу тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, район башлыгы Алексендр Тыгин, «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров, заводның генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.
- Без Оборона министрлыгының игътибарына, әлеге заказларга, ышаныч белдерүләренә рәхмәтле булырга тиеш, - диде министр урынбасары Альберт Кәримов үз чыгышында.
Бәйрәмдә иң лаеклы завод хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медаль һәм бүләкләр дә тапшырылды. Армый-талмый илебез тынычлыгын саклау, оборона заказын тиешенчә үтәү өчен тир түккән, көч куйган горькийлылар мондый игътибар-хөрмәткә бик тә лаеклы.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.
Тулырак фоторепортаж - http://yashel-uzan.ru/the-news/item/9453-yashel-үzәndә-yaңa-korablgә-nigez-salyindyi-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X