Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән юлларында юл һәлакәтләре чыгып кына тора

421 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 83 очракта матди зыян килгән, 2сендә кешеләр имгәнгән. Штрафын вакытында түләмәгән өчен 12 машина йөртүчегә - арест, 2сенә штраф салынган. Норлатның Гагарин урамында 27 яшьлек "Днепр" мотоциклына исерек килеш утырган һәм юлда каршы юнәлешкә чыгып, "ВАЗ-2115" автомобиле белән...

421 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 83 очракта матди зыян килгән, 2сендә кешеләр имгәнгән.

Штрафын вакытында түләмәгән өчен 12 машина йөртүчегә - арест, 2сенә штраф салынган.

Норлатның Гагарин урамында 27 яшьлек "Днепр" мотоциклына исерек килеш утырган һәм юлда каршы юнәлешкә чыгып, "ВАЗ-2115" автомобиле белән бәрелешкән. Мотоциклчы имгәнеп, Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китерелгән.

Осиново янындагы Мәскәү-Уфа юлында "ГАЗ-380440" автомашинасын йөртүче машина артыннан кинәт йөгереп килеп чыккан 5 яшьлек малайны бәрдергән. Имгәнгән баланы Казанга РКБга илткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев