Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторлары “Тоннель” операциясе уздырды

27 февральдә К.Маркс урамында ЮХИДИ инспекторлары "Тоннель" операциясенә чыкты. 17 инспектор 150 автомобильне туктатып тикшерде. -Сәгать ярым эчендә юл йөрү кагыйдәсен бозган 27 машина йөртүче ачыкланды, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Өчесе 12 яшькә кадәрге баланы креслосыз машинага утырткан иде. 1 машина йөртүче җәяүлегә өстенлек бирмәде. 4се...

27 февральдә К.Маркс урамында ЮХИДИ инспекторлары "Тоннель" операциясенә чыкты. 17 инспектор 150 автомобильне туктатып тикшерде.

-Сәгать ярым эчендә юл йөрү кагыйдәсен бозган 27 машина йөртүче ачыкланды, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Өчесе 12 яшькә кадәрге баланы креслосыз машинага утырткан иде. 1 машина йөртүче җәяүлегә өстенлек бирмәде. 4се - иминлек каешын кимәгән булып чыкты. Шулай ук номерлары пычрак машиналар, ОСАГО полиссыз машианага утырып чыгучылар да ачыкланды. Машина йөртүчеләрне штрафлары булу-булуга да тикшердек. Нәтиҗәдә административ штрафын түләмәгән өчен 3 кешегә арест салынды.

РФ КоАПка ярашлы рәвештә штрафын вакытында түләмәүчеләргә 1 мең сумнан да ким булмаган күләмдә тагын штраф салына, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест салына. Аны 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрүләре дә ихтимал.

Шуны билгеләргә кирәк, әлеге операция Яшел Үзәндә беренче тапкыр гына уздырылмый һәм ул даими рәвештә оештырылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X