Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән йолдызчыгы Динә Гарипова кияүгә чыга

"Голос" тамашасының финалисткасы Динә Гарипова бу атнада кияүгә чыга. Бу парлар Казанның бер ЗАГСында язылышачак. Җырчы үзенә туй күлмәген Мәскәү бутигыннан алган. Бу аның тантаналы күлмәкне беренче киюе түгел, чөнки алар июль аенда мөселман кануннары буенча никах туен ясаганнар иде инде.

Булачак ире турында Динә бик җәелеп китеп сөйләргә яратмый. Аның сүзенә караганда, ул шоу-бизнес кешесе түгел һәм матбугат чараларында күренергә яратмый. Шулай ук иренең Динәдән берничә яшькә олырак булуы билгеле.

Туй бик зур булмыйча, гаилә эчендә генә узачак. Шоу-бизнес буенча коллегалары, хәтта "Голос" проектыннан да бер кем дә чакырулы түгел. Туйдан соң яшь парлар җылы якларга туй сәяхәтенә китәчәкләр. Август ахырыннан Динә Александр Градский театрында эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X