Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре – республикада иң әйбәте

Авария-коткару эшләре алып бару буенча республика күләмендәге ярышларда яшел үзәнлеләр иң яхшы күрсәткеч белән җиңеп чыкты.

Алар җиңеп кенә калмады, ә әлеге конкурс уздыру тарихында рекорд күрсәтте - куелган бурычны алар 2 минут 32 секундта үтәде.

Кукмарада узган бу ярышта Татарстан МЧСының көчле 10 командасы катнашты. Яшел Үзән командасы бөтен этапны беренче булып узды. Көндәшләре алардан нибары ярты гына минутка калышты. Башка елларда да яшел үзәнлеләр һәрвакыт беренче өчлектә булалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев