Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре күп балалы гаиләләрдә булды

Яшел үзән янгын сүндерүчеләре күп балалы гаиләләрдә даими кунаклар. Алар "Торак" профилактика операциясен үткәрә. Чираттагысы Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәдә булды. Янгын сүндерүчеләр күп балалы ялгыз ана Людмила Иванова янында булды. Гаиләдә 9 бала, иң өлкәненә 14 яшь. Людмила Иванова янгын турында яхшы белә, моннан 9 ел элек үзендә янгын...

Яшел үзән янгын сүндерүчеләре күп балалы гаиләләрдә даими кунаклар. Алар "Торак" профилактика операциясен үткәрә. Чираттагысы Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәдә булды. Янгын сүндерүчеләр күп балалы ялгыз ана Людмила Иванова янында булды. Гаиләдә 9 бала, иң өлкәненә 14 яшь. Людмила Иванова янгын турында яхшы белә, моннан 9 ел элек үзендә янгын чыга. Ул вакытта әле Рус Әҗәлендә яшәгән була. Уттан балаларны гына алып чыга ала, үзе бернисез кала. Аннары ана капиталына Карамалы Тауда шушы йортны сатып ала. Янгын сүндерүчеләр аңа тагын бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтте, балалар белән янгын чыгу сәбәпләре һәм ут чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

Резедә Йосыпова,

янгын сагы хезмәтенең матбугат хезмәте хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев