Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ветераннары үз сайлавын күптән ясаган

Яшел Үзән ветераннары өлкән яшьтә булуларына карамастан, шәһәр һәм район тормышында актив катнаша һәм бер генә вакыйга да алардан башка узмый. Яшьләр чараларымы, башкасымы, алар һәрвакыт беренче. Төп юнәлтеп торучысы һәм әйдәүчесе, әлбәттә инде, муниципаль районның ветераннар советы. Шушы көннәрдә Яшел Үзән ветераннары советының киңәйтелгән утырышы булып, анда Татарстан Республикасы...

Яшел Үзән ветераннары өлкән яшьтә булуларына карамастан, шәһәр һәм район тормышында актив катнаша һәм бер генә вакыйга да алардан башка узмый. Яшьләр чараларымы, башкасымы, алар һәрвакыт беренче. Төп юнәлтеп торучысы һәм әйдәүчесе, әлбәттә инде, муниципаль районның ветераннар советы.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән ветераннары советының киңәйтелгән утырышы булып, анда Татарстан Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Ветераннар советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин чыгыш ясап, ветераннар оешмаларының урыннарда, предприятиеләрдә алгы позициядә торып, актив эшчәнлек алып баруын сөйләде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы кысасында бик күп чаралар уздырылып, аларның һәркайсында ветераннар актив катнашкан. Һәм ул советның шәһәргә «Хезмәт даны» исемен бирү тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгатенең эчтәлеге белән дә таныштырды. Урыннардагы ветераннар да бу тәкъдимгә кушылган.

- Безнең бистәдә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә масштабы буенча башка клублар проектыннан аермалы буларак зур мәдәният сарае төзелде һәм аны ачуга президент үзе дә килгән иде, - дип сөйләде бу утырышта Карамалы Тау ветераннар советы рәисе Анна Борисова. - Шуңа күрә без үзебезнең сайлауны ясадык инде.

- Без президент программаларының тәмен татыдык һәм белдек, - дип сүзгә кушылды район башлыгы Александр Тыгин. - Районда алар кысасында шактый эш эшләнде, яңа биналар сафка басты. Шуңа карамастан, проблемалар кимеми, безнең тагын да яхшырак шартларда яшисе килә. Юлларны рәтләргә, бигрәк тә ишегалларын стандартларга туры китереп төзекләндерергә кирәк. Һәр ишегалдының үзенең генераль планы булачак. Минем ветераннарга да шәһәрне үзгәртеп коруда битараф калмауларына рәхмәт әйтәсем килә. Алар безгә маяк кебек.

- Шундый эчтәлекле утырышка чакыруыгызга рәхмәт сезгә, - дип сүзен башлады Юрий Камалтынов. - Очрактан файдаланып, мин сезне Татарстан Республикасы президентына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау алды программасы белән таныштырасым килә. Рөстәм Миңнеханов үзенең көчле җитәкче булуын күрсәтте. Аның җитәкчелегендә республика Россиядә күп позицияләр буенча лидер булып тора. Республикада безгә тынычлык, икътисади тотрыклылык саклап калырга мөмкин булды. Хәзер рес­публикага бик күп чит ил инвесторлары тартыла. Уйлап карагыз, Алабугада гына да 8 завод эшли башлаячак. Болар хакимиятнең нәтиҗәле эшен күрсәтә.

Юрий Камалтынов, үз чыгышында президентлыкка кандидат программасын җентекләп сөйләде. Беренче өлеше аның талантлы яшьләрне үстерүгә кагыла. Бюджетта акчаның иң күбе мәгариф системасын тотуга салынган. Мәгариф учреждениеләре ремонтлана, яңа биналар сафка баса. Әйтик, Ореховкадагы химик лицейның Россиядә тиңе юк. Шулай ук халыкның яшәү шартларын яхшыр­ту («Уңайлы мохит» программасы), республикада яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту (туучылар саны үлем-китемнәрдән арткан), социаль өлкәне үстерү, яшьләр сәясәте президент программасының аерым өлешләре булып тора. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә дә зур игътибар бирелә.

- Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы үстерү буенча беренче бишлеккә керә, - дип сүзен дәвам итте Юрий Камалтынов. - 2010 елдан бирле территориядә корылык бу тармактан югары уңыш алыр­га комачаулык тудырды. Шуңа карамастан, рес­публика бу өлкәне үстерүне алгы планга куя. Иң мөһиме: игътибар эре предприятиеләргә генә түгел, кече эшмәкәрлекне җәелдерүгә дә бирелә. Бу тармак үсеше авылларны яшәтеп калырга мөмкинлек бирәчәк.

Юрий Камалтынов, чыгышы ахырында Татарстан Республикасы президентлыгына кандидат булган Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирү-бирмәү һәркемнең үз эше булуын ассызыклады һәм барлык сөйләгәннәргә нәтиҗә ясап, үз сайлавын ясарга тиеш диде.

Утырышта катнашкан ветераннар чыгышларына һәм биргән сорауларына карап, аларның нинди сайлау ясавы ачык күренде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев